news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Сергиев Посад шәһәрендә татар рәссамнары һәм артистларының күргәзмәсе эшли башлый
Чараны театральләштерелгән "Сөембикә" музыкаль-шигъри программасы ачып җибәрәчәк.
Скопировать ссылку
(Казан, 14 июнь, "Татар-информ"). Бүген, ягъни 14 июнь көнне, Мәскәү янындагы Сергиев Посад шәһәрендә татар рәссамнары һәм артистларының "Сөембикә" исемле күргәзмәсе ачыла. Бу хакта "Сергиевград" сайты хәбәр итә.
Күргәзмә ачылу тантанасында Щелково һәм Сергиев Посад районнары иҗат коллективлары, Татарстан иҗат төркемнәре, балет артистлары чыгыш ясаячак. Шулай ук "Сөембикә" мюзиклыннан өзекләр яңгыраячак.
Чараны театральләштерелгән "Сөембикә" музыкаль-шигъри программасы ачып җибәрәчәк.
Күргәзмәдә Мәскәүдә яшәүче рәссам Илгиз Хановның эшләрен һәм аның "Татар гүзәле" рәсем графикасын, Казан рәссамы Мәдинә Мәхмүтованың курчаклар коллекциясен күрергә мөмкин булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot