news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Юрпалов: “Татарстан компетенциянең җитди үзәге булырга сәләтле”

Бүген “Алабуга” махсус икътисади зона территориясендә “Россия шәһәрләренең ныклы үсеше” III Халыкара икътисади форумы ачылды

(Алабуга, 13 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Алабугада “Алабуга” махсус икътисади зона территориясендә “Россия шәһәрләренең ныклы үсеше” III Халыкара икътисади форумы ачылды. Форумны РФ төбәк үсеше министры урынбасары Сергей Юрпалов үткәрде. Форумда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, Алабуга районы башлыгы, Алабуга мэры Илшат Гафаров катнашты.
Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде. Ул, аерым алганда, “Алабуга” икътисади зонасы мондый форумнар үткәрү өчен искиткеч мәйдан, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Алабуга сәнәгать үзәге буларак тарихи күренешен һәм мирасын саклап калган шәһәр булуы белән уникаль. Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга уңышлар теләде.
ТР икътисад министры Марат Сафиуллин үз чыгышында республикада дөньяви финанс кризисының тискәре нәтиҗәләрен бетерү буенча эшләр алып барылуы турында сөйләде. Республиканың тулаем продукты структурасында нефть чыгару сәнәгатенең өлеше зур, ул 22,8 процент тәшкил итә. Сәнәгать производствосында автомобиль төзелешенең өлеше 16 проценттан артып китә. Кризис шартларында нәкъ менә шул тармаклар барыннан да күбрәк зыян күрде, дип билгеләп үтте Марат Сафиуллин. Тискәре конъюнктура нәтиҗәләре, бәяләр төшү һәм ихтыяҗ кимү нәтиҗәсендә 8 айда Татарстанда тулаем продукт 7,1 процентка төште, ә сәнәгать производствосы – 12,9 процентка. 8 айда автотранспорт йөк әйләнеше 8,1 процентка азайган. ТР икътисад министры шулай ук республиканың икътисади тотрыклылыкны саклаучы кризиска каршы модельләр турында сөйләде.
Сергей Юрпалов үз чиратында, бу этапта Татарстан уңай нәтиҗәләргә ирешә, дип билгеләп үтте. “Муниципаль хезмәттәшлек өлкәсендә өйрәнерлек әйберләр бар. Алабуга динамик үсешкә сәләтле булуын күрсәтә, биредә федераль ярдәмгә таянып үсеш ноктасы формалаша. Мин “Алабуга” махсус икътисади зонасы хакында әйтәм, - дип билгеләп үтте ул. Шулай ук бу шәһәрнең форум үткәрү урыны буларак очраклы сайланмавын да ассызыклап үтте РФ төбәк үсеше министры урынбасары.
Алабуга районы башлыгы, Алабуга мэры Илшат Гафаров Алабуга районының үсеш перспективалары турында белдерде: “Алабуга – машина төзелеше үсеш алган монопрофильле шәһәрнең ачык мисалы”, - дип билгеләп үтте ул. Аның сүзләренчә, бүген “КАМАЗ” ААҖндә зур кыенлыклар булу сәбәпле, районда вәзгыять катлаулана. Шәһәрлеләрнең күбесе әлеге төркем предприятиеләрендә эшли. И.Гафаров сүзләренчә, 2008 елда һәм 2009 елның беренче яртысында эшсезләр саны 5 процентка арткан. Нигездә, машина төзелеше секторы предприятиеләрендә эшчеләрне кыскарталар. Илшат Гафаров шулай ук машина төзелеше секторын, бигрәк тә яңа производстволарны дип билгеләп үтте.
Алабуга мэры территорияне үстерү стратегиясе проекты эшләнгән, дип белдерде. И.Гафаров районын үстерү буенча 4 перспективалы юнәлешне атады: ул районның инновацияләр, уңышлы бизнес территориясе буларак икътисади үсеше һәм сәнәгать-җитештерү зонасы, районның транспорт-логистика хезмәте, туристлык һәм рекреация үзәге буларак үсеше, шулай ук якындагы шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен перспективалы төзелеш территориясе, кеше яшәр өчен уңайлыклар тудырылган һәм җәлеп итүчән территория буларак районың үсеше.
Илшат Гафаров төгәл проектлар куйды, алар – сәнәгать мәйданында эшләүчеләр һәм районының сәнәгать предприятиеләре өчен тариф йөкләмәсен киметү, шулай ук яңа генерация куәте төзелеше, Алабуга районында технопарк төзелеше һәм халыкара кластерның елга порты проекты һ.б.
Алабуга мэры командасы куелган мәсьәләләрне бик яхшы аңлый, дип билгеләп үтте Сергей Юрпалов. Территория маркетингы актив. “Сезне, һичшиксез ишетәчәкләр. Нәтиҗәле эшләүчеләргә ярдәм күрсәтелә”, - диде ул. С.Юрпалов сүзләренчә, Татарстанда яңа компетенция үзәкләре булдыру өчен кирәкле потенциал бар. “Алабуга яңа икътисадка йөз тоткан, биредә мәгълүмати технологияләр һәм IT-инфраструктуралар актив үсеш ала. Сез компетенциянең җитди үзәге булырга сәләтле”, - дип ассызыклады Сергей Юрпалов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100