news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Степашин: “Казан Универсиаданы үткәрергә бер ел алдан әзер булачак”

Универсиада узгач бер генә объект та буш тормаячак

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2013 елгы Универсиаданың спорт объектлары төзелеше мондый тизлектә барса, шәһәр спорт бәйрәмен үткәрүгә бер ел алдан 100 процентка әзер булачак. Бу хакта журналистларга “Россия –спорт державасы” бөтенроссия спорт форумында катнашу өчен Татарстан башкаласына килгән РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин белдерде.
Сергей Степашин Теннис академиясендә, “Зилант” спорт комплексында, Универсиада авылында һәм “Ак Барс” Көрәш сараенда булды. РФ Хисап палатасы рәисе соңгы объектта булганнан соң журналистлар белән аралашты.
Сергей Степашин әлегә эш документларын карарга өлгермәдем, әмма төзелеш эшләренең ничек тиз баруын үз күзләрем белән күрдем, дип билгеләп үтте.
“Мин биредә агымдагы елның җәендә булдым. Ул вакытта Теннис академиясе урынында кечкенә агач киртә һәм сарай тора иде. Универсиада авылы урынында да бернәрсә дә юк иде, ә хәзер биналар калкып чыккан, алар ел ахырына кадәр әзер булачак”, - диде Сергей Степашин. “Мин бүген күргән нәрсәләр программа үтәлүенә дәлил булып тора. Кризиска карамастан, федераль бюджетның үз вазифаларын тулысынча үтәве яхшы, моны РФ Хисап палатасы да катгый контрольдә тота. Республика бюджеты да үз бурычын тулысынча үтәде”, - дип билгеләп үтте ТР Хисап палатасы рәисе.
Аның фикеренчә, кризис шартларында һәм эшсезлек чорында барлык эшләрдә дә җирле төзелеш оешмалары эшләве бик дөрес. Объектларда барлыгы 7 меңгә якын кеше эшли, бу мәшгульлек мәсьәләсен өлешчә хәл итү дигән сүз. Моннан тыш, С.Степашин республикада төзелеш отрядларын яңадан оештыру уңай факт дип билгеләп үтте.
“Иң мөһиме, Универсиада тәмамлангач Сочидан аермалы буларак объектларның берсе генә дә буш тормаячак. Ә сочида кайбер объектларны башка төбәкләргә күчерергә кирәк”, - дип ассызыклады С.Степашин. Спорт объектлары республикада массакүләм спорт һәм физкультураны үстерү өчен эшләячәк, аларда зур спорт ярышлары узачак.
ТР Хисап палатасы белән февральдә Казанда уртак коллегия үткәрү турында килешү төзелде, анда бу мәсьәләләр каралачак, дип белдерде РФ Хисап палатасы рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100