news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сергей Старостин махсус режим объектларында законнар үтәлешен күзәтү буенча Казан прокуроры итеп билгеләнде

Сергей Старостин махсус режим объектларында законнар үтәлешен күзәтү буенча Казан прокуроры итеп билгеләнде

(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Бүген Татарстан Прокуратурасында махсус режим объектларында законнар үтәлешен күзәтү буенча яңа Казан прокуроры тәкъдим ителде. РФ Генераль прокуроры карары нигезендә, бу вазифага элек эчке эшләр органнары, таможня, юстиция һәм наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәте ТР идарәсенең процессуаль эшчәнлеге күзәтчелеге буенча бүлек башлыгы булган Сергей Старостин билгеләнде, дип хәбәр иттеләр ТР Прокуратурасында.

Сергей Старостин 1967 елның 26 февралендә Марий АССР Оршанка бистәсендә туган. 1990 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Прокуратура органнарында Сергей Старостин 1992 елның 16 апреленнән эшли. Ул үз карьерасын Казанның Ленин районы прокуроры ярдәмчесе буларак башлаган. ТР Прокурорының өлкән ярдәмчесе Равил Вахитов сүзләренә караганда, махсус режим объектларында законнар үтәлешен күзәтү буенча элеккеге прокурор лаеклы ялга китте.

news_right_1
news_right_2
news_bot