Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сергей Шойгу Ту-160 ракетоносецларын җыю цехын тикшерү өчен Казанга килде
2018 елда Горбунов исемендәге Казан авиация заводы яңа модификацияле ун данә Ту-160 самолетын эшләргә заказ алган иде.
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Бүген Россия оборона министры Сергей Шойгу Горбунов исемендәге Казан авиация заводына Ту-160 стратегик ракетоносецларын җыю барышын тикшерү өчен килде. Министрны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөри. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Бүген Казанга Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу килде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә алар Ту-160 самолетларын җыеп бетерү цехында булалар», — диде ул.
Ту-160 стратегик ракетоносец җитештерүен торгызу эшләре Казанда 2015 елдан бирле алып барыла. 2018 елның гыйнварында Горбунов исемендәге Казан авиация заводы РФ Оборона министрлыгыннан яңа модификациядәге ун данә Ту-160 самолеты җитештерүгә 150 млрд сумлык заказ алды. Заказ Казан авиазаводын 2027 елга кадәр әлеге эш белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз