Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сергей Шойгу: Татарстан дәүләтнең оборона мөмкинлеген ныгытуга зур өлеш кертә
Министр һава-космик көчләре номенклатурасы буенча коралларны, хәрби һәм махсус техниканы төзек тоту мәсьәләсе буенча Казанда киңәшмә уздырды.
(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Россия Оборона министры Сергей Шойгу Казандагы киңәшмә вакытында Татарстан Республикасының дәүләтнең оборона мөмкинлеген ныгытуга зур өлеш кертүен, Кораллы Көчләрне өр-яңа хәрби техника белән тәэмин итүдә мөһим роль уйнавын әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
- Министр һава-космик көчләре номенклатурасы буенча коралларны, хәрби һәм махсус техниканы төзек тоту мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында («Туполев» ГАҖ филиалы) узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Россия Президенты кушуы буенча, Казан авиазаводында Ту-160ны яңача җитештерү торгызылган. «Ул өр-яңа борт оборона комплексы, хәзерге заманның ышанычлы элемтә системасы, аның сугышчан мөмкинлеклекләрен арттыра торган уникаль корал белән җиһазландырылган», диде министр.
Чыгышында Татарстан Президенты ассызыклаганча, Россия Оборона министрлыгы һәм Россия Федерациясе Сәнәгать министрлыгы ярдәме белән бүген Федераль максатчан программа кысаларында Казан авиация заводында масштаблы реконструкция һәм техник җиһазландыру гамәлгә ашырыла. Бу чаралар ил җитәкчелеге тарафыннан куелган бурычларны хәл итүгә юнәлгән, диде Рөстәм Миңнеханов.
Бу максатлар өчен предприятиегә 33 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Үткән елның гыйнварында 10 данә Ту-160М2 тирәнтен яңартылган машинага контракт Владимир Путин катнашында имзаланган.
Россия Оборона министрлыгы белән дәүләт контракт нигезендә КВЗ 2011 елдан алып бүгенге көнгә кадәр 130 данә Ми-8МТВ-5-1 вертолеты эшләп чыгарган. Үткән ел азагында Ми-38Т яңа вертолеты беренче очыш ясаган. Хәзерге вакытта ул сынаулар уза. Тагын Ми-38Т машинасына контракт имзаланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз