news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Шойгу Мәхмүт Гәрәевкә Александр Невский орденын тапшырды

Хәрби түрә бүләккә илнең оборона сәләтен ныгытудагы һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен лаек булды.

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). Россия оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу Россия Хәрби фәннәр академиясе президенты, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, Оборона министрлыгы инспекторлар идарәсе генераль инспекторы Мәхмүт Гәрәевне 95 яшьлеге белән котлады һәм аңа Александр Невский орденын тапшырды. Бу хакта хәрби ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Президенты Владимир Путин үз указы белән Мәхмүт Гәрәевне илнең оборона сәләтен ныгытудагы һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләде.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, генерал актив рәвештә эшләвен дәвам итә. Ул галим һәм публицист буларак чыгыш ясый, Хәрби фәннәр академиясе белән уңышлы идарә итә.

  • Мәхмүт Гәрәев, Бөек Ватан сугышында хәрби түрә буларак, өч фронтта – Көнбатыш, 3нче Белоруссия һәм 1нче Ерак Көнчыгыш фронтларында сугыша. Берничә тапкыр яралана һәм контузия ала. Сугыштан соң хезмәтен армиядә дәвам итә, алты локаль сугышта һәм хәрби бәрелешләрдә катнаша. Аерым алганда, Мисырда 1970-1971 һәм Әфганстанда 1989-1990 елларда баш хәрби киңәшче була. 1984 елдан СССР Хәрби Көчләре Генераль штабы җитәкчесе урынбасары вазифасын били. 1992 елда отставкага чыга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100