news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Шойгу казанлыларны Суворов училищесы мәйданында боз сарае ачылу белән котлады

Боз сарайлары шулай ук Мурманскиның Нахимов хәрби-диңгез училищесында, Петрозаводскида Президент кадет училищесында ачылды.

Сергей Шойгу казанлыларны Суворов училищесы мәйданында боз сарае ачылу белән котлады
Владимир Васильев

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Россиянең өч шәһәрендә, шулай ук Казанда боз аренасы ачылды. Россия оборона министры Сергей Шойгу нахимовчылар, суворовчылар һәм кадетларны Суворов хәрби училищесы мәйданында боз аренасы ачылу белән котлады.

Россия оборона министры Сергей Шойгу истәлекле вакыйга белән видеоконференцэлемтә режимында тәбрикләде. «Бүген сез көчле, кыю, өлгер булып үссен өчен өч искиткеч шугалак ачабыз. Бу эшкә берничә ел элек башлангыч салынган иде. Күпчелек уку йортларында яхшы заманча спорт корылмалары – бассейннар, спорт заллары һәм шугалаклар бар», – диде ул.

  • Бүген Татарстанда Казан Суворов хәрби училищесы мәйданында “Суворовец”, ә Чүпрәле районында -“Алтын Барс” боз сарае ачылды. Боз сарайлары  шулай ук Мурманскиның Нахимов хәрби-диңгез училищесында, Петрозаводскида Президент кадет училищесында эшли башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100