news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Шойгу картиналары күргәзмәсе Казанда беренче тапкыр ачылды

«Тормыш хакына иҗат» күргәзмәсе 12 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

Сергей Шойгу картиналары күргәзмәсе Казанда беренче тапкыр ачылды
Владимир Васильев

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Россия оборона министры, Рус география җәмгыяте президенты Сергей Шойгу эшләре күргәзмәсе Казанда беренче тапкыр тәкъдим ителде. Авторның 100 эше тәкъдим ителә — 83 картина һәм агачтан 17 декоратив эшләнмә. Экспонатларның бер өлеше аукционда сатылачак, ә акчасы авыру балаларга ярдәмгә китәчәк.

Экспозиция «Тормыш хакына иҗат» дип атала. Ул «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә тәкъдим ителгән.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренчә, «эшләрнең күбесе ярдәмгә мохтаҗ балаларның гомерен саклап калу өчен билгеләнгән булачак».

«Бу искиткеч эшләр рус пейзажының матурлыгын да, картинада ачык чагылдырылган көнчыгыш техникасын да берләштерә, — диде ул. — Сергей Шойгу, һичшиксез, иҗади сәләтле шәхес, гармония, гүзәллек хисе кушылган кеше».

«Тормыш хакына иҗат» күргәзмәсе 12 сентябрьгә кадәр эшләячәк.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100