news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Шойгу армиягә чакырылышны гамәлдән чыгару дөрес дип санамый

"Сугыш башланган очракта, мобилизация резервы армияне тиз арада көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк", - ди Шойгу.

Сергей Шойгу армиягә чакырылышны гамәлдән чыгару дөрес дип санамый
tatarstan.ru

(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). Россия Оборона министры Сергей Шойгу армиягә чакыруны гамәлдән чыгару дөрес дип санамый. Аның сүзләренчә, сугыш башланган очракта, мобилизация резервы армияне тиз арада көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

"Нигездә, бу мөмкин хәл. Әмма мондый карарны дөрес дип санамыйм. Хәрби хезмәткә чакырылу буенча җыелган хәрби хезмәткәрләр күпмедер санда теләсә кайсы очракта да булырга тиешлегенә һич шигем юк", - дигән ул "Московский комсомолец" газетасына биргән интервьюда.

Шойгу чакырылыш хезмәте - гражданнарны хәрби әзерләүнең нәтиҗәле формаларының берсе, аның бернинди дә куркынычы юк, диде. Мисал итеп, министр Израильне китерде. Анда яшьләр генә түгел, кызлар да хезмәт итә.

"Россия армиясе алга таба профессиональрәк булачак, бусы икенче мәсьәлә", - дип өстәде Шойгу һәм хәзер үк гади сержантлар арасында контрактчылар саны армиягә чакырылучылар саныннан артып китүен әйтте.

Хәзер Россия армиясендә вакытлы хезмәт итү срогы бер ел тәшкил итә. Анда 18-27 яшьлек кешеләр чакырылырга тиеш. Апрель аенда президент Владимир Путин хәрби хезмәткә чакыру "акрынлап тарихка күчә", дип белдергән иде. Дәүләт башлыгы сүзләренчә, хәрби техника катлаулана. Шуңа да профессиональ армия таләп ителә.

Ул чакта Путин кайбер илләр чакырылыштан тулысынча баш тартмый, чөнки хәрби хезмәткәрләр алдында тирән квалификация таләп итми торган бурычлар кала, дип өстәде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100