Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сергей Шахрай: Россия Конституциясе белән горурланыр өчен нигез бар
Россия Федерациясе Конституциясенә 2018 елда 25 ел тула.
(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Россия Федерациясе Конституциясенә 2018 елда 25 ел тула. Россиянең барлык конституцияләре арасында ул “гомер” озынлыгы буенча, икенче урында тора.
Бу хакта бүген Казан федераль университетында укыган лекциясе вакытында профессор, атказанган юрист Сергей Шахрай хәбәр итте.
“Россиянең хәзерге Конституциясе белән горурланыр өчен берничә нигез бар. Илебез тотрыклы, җәмгыятькә күбрәк мөмкинлекләр биреп, яшәргә көч “туплаган” хокукый документ төзи алды”, – ди юрист.
Горурланыр өчен икенче сәбәп дип Сергей Шахрай Россия Федерациясе Конституциясенең сәяси вакыйгаларны баланста тота алуын саный.
“Башка ил Конституцияләрендә, шул исәптән АКШныкында да, гамәлгә ашырылган фактны ныгыту өчен түгел, ә вакыйганың алга таба ни рәвешле үсеш максаты һәм бурычлары язылган. Әгәр Конституция кешеләргә кая таба хәрәкәт итәргә һәм нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәтмәсә, аңа карата кызыксыну бетә һәм аның кирәге дә калмый”, – диде Сергей Шахрай.
“Конституциягә карата кызыксыну гасырлар алмашынганда туды. Көнбатышта демократлаштыруның ысуллары нәтиҗәле булмавын тойганнан соң, барлыкка килде бу”, – ди Сергей Шахрай.
Аның фикеренчә, чит ил белгечләрен нишләп кайбер конституцияләр озак “яши” һәм әйләнә-тирәлекне үзгәртә ала, ә икенчеләре “бала” вакытта ук “үлә” дигән сорау борчый. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 1789 елдан алып кабул ителгән 300ләп конституциянең уртача “яше” 17 ел. Беренче Бөтендөнья сугышыннан соң кабул ителгән конституцияләрнең уртача “гомер озынлыгы” исә 12 ел тәшкил итә, дигән мәгълүмат бирде лектор.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз