news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сергей Шахрай: Эре субъект — ил өчен куркыныч

Юрист Россиянең ничә субъектка берләшә алуын фаразлады.

Сергей Шахрай: Эре субъект — ил өчен куркыныч
Рамиль Гали

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Россия субъектлары бертигез дигән сүз Конституциядә бөтенләй дә юк. Алар Федераль законга карата гына үзара тигез.

Профессор, атказанган юрист Сергей Шахрай бүген Казан федераль университетында укыган лекциясе вакытында шулай дип белдерде.

“Конституциядә субъектлар берләшергә мөмкин, диелә. Әмма бездә бер генә субъект булырга мөмкин түгел. Чөнки ул чагында Россия федератив дәүләт булудан туктый. Ике дә булырга мөмкин түгел, чөнки Конституциянең 5 нче матдәсендә субъект атамалары күплек санда язылган. Бездә Еврей автоном өлкәсе гына бердәнбер. Шуңа да субъектлар берләшкән очракта, аларның саны кимендә 12 булачак. Эре субъект — ил өчен куркыныч”, - дигән фикердә тора юрист.

Аның сүзләренчә, әгәр субъект үзгәрә икән, аннан соң аның территорияләрен үзгәртү мәсьәләсе килеп туа, дип саный Сергей Шахрай.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot