news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Шәкүровка Муса Җәлилнең 110 еллыгына атап чыгарылган медаль тапшырылды

Артистны 75 яшьлек юбилее белән Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә котладылар.

Сергей Шәкүровка Муса Җәлилнең 110 еллыгына атап чыгарылган медаль тапшырылды
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген РСФСРның халык артисты Сергей Шәкүров һәм аның җәмәгате Екатерина Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булдылар. Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кунаклар белән Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин очрашты.

1 гыйнварда танылган театр һәм кино актеры, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Сергей Шәкүровка 75 яшь тулды. Равил Әхмәтшин актерны юбилее белән котлап, күпьеллык иҗади нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.

«Сез оста актер буларак 90 нәфис кинофильмда уйнап, тамашачыларның хөрмәтен яуладыгыз һәм һөнәри яктан танылдыгыз. Аеруча Татарстан Республикасының Мәскәүдәге мәдәни тормышында, Вәкиллек чараларын үткәрүдә катнашуыгыз өчен рәхмәтлебез», – диде Әхмәтшин.

Искәртеп үтик, Сергей Шәкүров Мәскәүдә Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил истәлегенә багышланган чараларда катнашты.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле юбилярга Муса Җәлилнең 110 еллыгына чыгарылган истәлек медален, шулай ук шагыйрьнең кызы – Чулпан Җәлилованың мөрәҗәгатен тапшырды. Сергей Шәкуров игътибар һәм котлаулар өчен рәхмәтен белдереп, Татарстан белән җылы багланышлар бәйләвен җиткерде.

Сергей Шәкүров үзен «Арбат татары» дип атый. Ул Мәскәүдә, Арбатта туган. Актерның әтисе – Каюм Шакүров – Мәскәү уртасында эт абзары тоткан һәм анда аның 16 эте булган. Тумышы белән ул Татарстаннан, Тәтеш районының Бакырчы авылыннан. Сергей гаиләдә дүртенче, төпчек бала булган. Абыйлары һәм апасы Маһирә күзәтүендә үскән. 10 яшендә акробатика белән шөгыльләнә башлаган һәм нәтиҗәдә спорт мастеры булып җитешкән.

Сергей Шәкүров Үзәк балалар театры студиясен 1964 елда тәмамлаган. 1964 елдан – Кече Броннаяда драма театры, 1965тән Совет армиясенең Үзәк академия театры, 1971 елдан – К.С. Станиславский исемендәге драма театра актеры, 1987 елдан театрда килешү нигезендә эшли.

Кино өлкәсенә Сергей Шәкүров 1966 елда төп рольдә «Мин солдат, әни» фильмы белән кереп китә. Ул уйнаган рольләр барысы да халык күңелендә. Ә «Брежнев» сериалында Шәкуров Леонид Ильичның җитлеккән, тәҗрибәле чагын уйный һәм әлеге роль өчен 2005 елда ТЭФИ премиясенә лаек була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100