news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Семак 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты илчесе булды

Танылган Россия футболчысы әлеге документны планета беренчелегенә вакытны кирегә санау сәгатен җибәргәндә алды.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Кирилл Шлыков). Танылган Россия футболчысы Сергей Семак Россиядә узачак 2018 елдагы футбол ил чемпионатының рәсми илчесе булды. Спортчы тиешле документны планета беренчелегенә вакытны артка санау сәгатен җибәргәндә алды. Әлеге вакыйга бүген Казанда ФИФА президенты Джанни Инфантино катнашында булды. Сүз уңаеннан, шушындый сәгатьләр дөнья чемпионаты үтәчәк барлык шәһәрләрдә куелачак. Алар Россиянең әлеге олы вакыйга хуҗасы булуын искәртеп торачак.

Россия вице-премьеры Виталий Мутко Семакның 2018 елдагы футбол буенча дөнья чемпионаты илчесе булуын шәрехләп үтте: «Футболны үстерү өчен үзеннән күп көч куючы үз эшенең остасы. Без аның Россиядә дөнья чемпионатын үткәрүдәге уңышлы эшенә ышанабыз».

Сергей Семак үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәтен җиткерде. «Ышанычыгыз өчен зур рәхмәт. Киләсе ел ярымга эш белән тәэмин ителдем, – диде ул шаяртып. – Казанда булуыма шатмын һәм нәкъ менә шушы шәһәрдә Россия өчен гаять мөһим вакыйгага илче булып сайлануым куанычлы. Бик теләп Россиянең бөек дәүләт икәнлеген җиткерәчәкмен», - диде ул.

Сергей Семак 2008 елгы футбол буенча Европа чемпионатының бронза призеры. Казан «Рубины» составында ул ике тапкыр Россия чемпионы булуга иреште. Татарстан клубы һәм команда капитаны булды. Хәзер тренерлык эше белән шөгыльләнә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100