news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Савостин: "Дакар"да алдынгы командаларга каршы көрәш бара

«КАМАЗ-Мастер» командасы башлыгы урынбасары Антон Шибалов экипажының «Дакар» раллиенда дисквалификацияләнүенә аңлатма бирде.

Сергей Савостин: "Дакар"да алдынгы командаларга каршы көрәш бара
prav.tatarstan.ru

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Анисимов). «КАМАЗ-Мастер» командасы башлыгы урынбасары Сергей Савостин ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Антон Шибалов экипажының 2018 елгы «Дакар» раллиенда дисквалификацияләнүенә аңлатма бирде.

Махсус участокларның берсендә Шибалов экипажы барлык контроль нокталарга барып җитмичә генә финишка юл тоткан. Нәтиҗәдә, хөкемдарлар экипажны дисквалификацияләү турында карар кабул иткән.

Сергей Савостин әйтүенчә, «КАМАЗ-Мастер»да әлеге карар уңаеннан аңлатма алырга тырышып караганнар.

«Безгә бу карарга каршы чыгып булмый, диделәр. Безнең фикеребезчә, «Дакар»да һәрвакытта да лидерларга каршы көрәш бара һәм бу – шундый адымнарның берсе. Чөнки биредә әйдәп баручыларга карата таләпләр югары. Әгәр бу икенче унлыктагы берәр экипаж булса, ярыштан чыгармаслар иде. Әмма без әйдәп баручы команда булганлыктан, спорт комиссарлары шундый карарга килде», - дип искәртте Савостин.

«Дакар-2018» раллие 6-20 гыйнвар көннәрендә Перу, Боливия һәм Аргентина территориясендә узды. Ралли-рейдта йөк машиналары классында Эдуард Николаев җитәкчелегендәге «КАМАЗ-Мастер» экипажы җиңү яулады. Шул ук командадан Айрат Мәрдиев генераль классификациядә үз экипажы белән өченче булып килде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100