news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сергей Рыжиков "Рубин"ның март аендагы иң яхшы уенчысы булып танылды

Март аендагы 4 уенның өчесендә Сергей Рыжиков үз капкасын "коры" калдырды.

Сергей Рыжиков "Рубин"ның март аендагы иң яхшы уенчысы булып танылды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 28 март, "Татар-информ"). Капкачы Сергей Рыжиков тамашачылар тарафыннан “Рубин”ның март аендагы иң яхшы уенчысы булып танылды. Клубның социаль челтәрдәге рәсми төркемендә аның өчен 1568 кеше тавыш биргән. Икенче урында – һөҗүмче Жонатас (498), өченчедә тагын бер һөҗүмче – Максим Канунников (218).

Март аендагы 4 уенның өчесендә "Сергей Рыжиков үз капкасын "коры" калдырды.

Сүз уңаеннан, "Рубин" 2 апрельдә "Казан Арена" стадионында "Зенит" командасын кабул итәргә әзерләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot