Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сергей Рыжиков белән килешүне озайту мәсьәләсендә каршылыклар булмаячак – Илгиз Фәхриев
Капкачының «Рубин»да калачагы шик тудырмый, ди клубның спорт директоры.
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Казанның «Рубин» футбол клубы Күзәтү советы рәисе һәм спорт директоры Илгиз Фәхриев якын арада килешү вакытлары чыгачак кайбер уенчыларны ни көтәчәген җиткерде. Алар арасында футбол җанатарларын аеруча нык кызыксындырган футболчылар – команда капитаны Олег Кузьмин белән капкачы Сергей Рыжиков та бар.
«Сергей Рыжиков – футболчы һәм капкачы гына түгел, без моны бик яхшы аңлыйбыз. Без аның карьерасын «Рубин»да дәвам итүен һәм килешүне озайтырга телибез. Ышандырып әйтәм, яңа килешүгә кул кую бернинди дә мәшәкать тудырмаячак. Хәзер аерым пунктларлар буенча эш алып барыла», – ди Илгиз Фәхриев.
Быелның маенда сакчы Олег Кузьмин белән дә килешүнең вакыты чыга. Сөйләшүләр алып барыла башлаган инде.
«Олег Кузьминның хәле җиңелләрдән булмады, ул җитди имгәнде. Без Олегка сихәтләнү өчен вакыт һәм мөмкинлек бирдек, аның элеккеге дәрәҗәсенә күтәрелүен телибез. Монда вакыйгалар агышын ашыктырырга ярамый. Ул 34 яшендә ил җыелмасына эләккән футболчы. Аның элеккеге дәрәҗәсенә күтәрелә алуына ышанабыз", – ди Фәхриев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз