news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Рыжиков белән бергә галәмгә Татарстан һәм Бөгелмә районы әләмнәре очкан

Бөгелмә районы башлыгы сүзләренчә, космонавт очыштан соң шәһәрдә булырга ниятли.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Щелковода, Йолдызлы шәһәрдә ТРның Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров бөгелмәле, хәзерге вакытта кораб командиры, МКС-49/50 экспедициясенең борт инженеры – «Роскосмос»ның космонавт-сынаучысы Сергей Рыжиков белән очрашкан. Закиров Рыжиковка Татарстан һәм Бөгелмә районы әләмнәрен тапшырган, ул әләмнәр хәзер космонавт белән бергә галәмдә, дип хәбәр итә ТР Бөгелмә районы хакимияте матбугат хезмәте.

«Әйе, ул Бөгелмәдә бераз яшәде, биредә аның дуслары, танышлары калды, шуңа да вакыт-вакыт ул бирегә кайтып китә. Без алдан сөйләшеп куйдык, очыштан соң Сергей Рыжиков, һичшиксез, Бөгелмәгә кайтырга вакыт табачак. Кичә смс-хәбәр аша мин аңа уңышлы очыш теләдем. Ул аңа хәерхаклы булган өчен бөтен республикага рәхмәтен җиткерде», – дип китерә район башлыгы Линар Закиров сүзләрен матбугат хезмәте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100