Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сергей Погодин Сабага эш сәфәре белән килде
Генерал кадетлар белән очрашуда югары дәрәҗәдәге хәрби җитәкчеләргә хас катгый таләпчәнлек күрсәтте.
(Саба, 17 ноябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). "Шундый һөнәр бар – Ватанны саклау" мәгълүмати-агитация акциясе кысаларында Сабага Сергей Погодин эш сәфәре белән килде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Сабага эш сәфәре белән Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин һәм Казан, Идел арты, Төньяк районнары буенча хәрби комиссариат бүлекләре башлыклары килде. Делегацияне район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов озатып йөрде.
Иң элек комиссариатның Саба һәм Теләче районнары бүлегендә хәрби һөнәри белем бирүче уку йортларына кандидатлар һәм контракт нигезендә хәрби хезмәткә гражданнар сайлау буенча документлар тәртибен карадылар. Акция Икшермә кадет мәктәбе-интернатында дәвам итте.
Генерал кадетлар белән очрашуда югары дәрәҗәдәге хәрби җитәкчеләргә хас катгый таләпчәнлек күрсәтте. Иң элек тирда кадет кызны һәм егетне Калашников автоматын сүтүдә ярыштырды. Ату коралы белән яткан хәлдә ут ачканда позицияне дөрес алмаштыру буенча киңәшләрен бирде.
Аннары генерал район хакимияте бинасының актлар залында "Шундый һөнәр бар – Туган илне саклау" темасына кадетлар, 10-11 сыйныф укучылары һәм яшь армиячеләр өчен лекция үткәрде.
Чыгышында Хәрби көчләр, аның төрләре, бүгенге хәрби техника белән таныштырды, хәрби уку йортлары, аларга укырга керү тәртибе, булачак хәрбиләр өчен тудырылган шартлар турында сөйләде, югары сыйныф укучыларын булачак ил сакчысы һөнәрен сайларга чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз