news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Погодин контракт буенча хезмәт итүнең өстенлекләрен аңлатты

Татарстанның Хәрби комиссары алты ел хезмәт иткәннән соң фатир алып булуын әйтте.

Сергей Погодин контракт буенча хезмәт итүнең өстенлекләрен аңлатты
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 2 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Хәрби комиссары Сергей Погодин контракт нигезендә хәрби хезмәтнең өстенлекләрен әйтте. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында 2019 елның язгы чакырылышына багышланган брифингта сөйләде.

"Закон нигезендә, урта һәм югары уку йортларын тәмамлаган егетләр ике яки өч елга контракт буенча, я бер елга хәрби чакырылыш буенча хезмәтне сайлый ала. Контракт нигезендә хезмәт итүчеләр өчен социаль пакет каралган. Бушлай туклану, кирәк-яраклар, медицина ярдәме белән тәэмин ителеш, ел саен түләнә торган отпуск, 20 ел хезмәт иткәннән соң пенсиягә чыгу хокукы", - диде Погодин.

"Контракт буенча хезмәт итү үз илеңнең лаеклы гражданины итеп тоярга мөмкинлек бирә", - дип саный Хәрби комиссар. Ул контракт буенча хезмәт итүчеләрне торак белән тәэмин итү тәҗрибәсе булганын әйтте. "Аларга тулай торакларда урын яки эш фатиры бирелә. Торакны арендага алып яшәүчеләргә акчалата компенсация каралган", - диде.

Погодин алты ел хезмәт иткәннән соң фатир алып булуын искәртте. "Безнең дәүләттә шундый мөмкинлек бирүче бер институт та юк. Бу хәрби ипотека. Шулай ук, өч ел хезмәт итеп, бу кеше конкурстан тыш теләсә кайсы вузга керә ала", - диде.

Контракт буенча хезмәткә баручылар белеме, яше, сәламәтлек торышы, физик әзерлеге һәм һөнәри яраклылыгы ягыннан туры килергә тиеш. "Коралланган көчләр хәрби хезмәт вазифаларында төрле белгечлекләр буенча әзерлеге булган кешеләр эшләвен тели", - ди Сергей Погодин.

2017 елдан урта һөнәри белем алучылар, 2014 елдан югары һөнәри белем алучылар контракт нигезендә хезмәт итә алуын искәртте. "Былтыр 600дән артык егет сайланып, үз теләге белән контракт төзегән. Аларның 200дән артыгы – чакырылган урынында контракт төзергә теләк белдергән", - дип әйтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100