news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Погодин хәрби частьларда татар милли кухнясы көннәре үткәрелүен әйтте

“Узган елда шефлыкта булган 45 хәрби частька бардык, аларның 15ендә Милли татар кухнясы көннәре уздырылды", - диде республиканың хәрби комиссары.

Сергей Погодин хәрби частьларда татар милли кухнясы көннәре үткәрелүен әйтте

(Казан, 2 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Хәрби комиссары Сергей Погодин ТР Министрлар Кабинетында брифингта хәрби частьларда татар милли кухнясы көннәрен үткәрү турында сөйләде. “Бу хезмәттәшлекнең яңа форматына әверелде”, - диде ул журналистларга 2019 елның язгы чакырылышына багышланган матбугат очрашуында.

“Бу Татарстан хәрбиләренең республика белән социаль элемтәләрен саклау һәм ныгыту һәм Россиянең башка төбәкләреннән булган хәрбиләрнең Татарстанның милли традицияләре һәм мәдәнияте белән таныштыру мөмкинлеге бирә”, - диде Погодин.

“Узган елда шефлыкта булган 45 хәрби частька бардык, аларның 15ендә Милли татар кухнясы көннәре уздырылды. Пешекчеләр милли ризыклар әзерли, республиканың иҗади коллективлары концерт программасы белән чыгыш ясый, республика мәдәнияте турында сөйли”, - диде хәрби комиссар.

Ул хәрби хезмәткә уңай мөнәсәбәт уятуда муниципаль берәмлекләрнең һәм югары, урта һөнәри белем оешмаларының роле зур булуын билгеләп үтте. Хәзерге вакытта район, шәһәрләр, югары һәм урта һөнәри белем оешмаларының хәрби частьлар белән 53 шефлык килешүе гамәлдә.

“Район-шәһәр администрацияләре делегацияләре хәрби частьларга Присяга кабул иткәндә, Ватанны саклаучылар, Хәрби дан көнендә даими бара. Хәрби хезмәт көнкүреше, шартлары белән таныша. Матди һәм мораль ярдәм күрсәтә, конфликтлы мәсьәләләрне чишкәндә булышалар. “Үзләренең шефлыгындагы хәрби частларга барганда, кайбер район һәм шәһәрләр телекүперләр уздыра”, - диде Погодин.

Һәр хәрби часть белән диярлек тыгыз шефлык элемтәләре җайган салынган. 2018 елда шефлыктагы хәрби частьларга 2 меңгә якын егет озатылган. 2019 елның язында 1 мең егетне җибәрү ниятләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100