news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Осипов гриппның куркыныч өзлегүләргә китерү ихтималын аңлатты

Гриппка каршы вакцинация үткәргәндә, ата-аналар арасында аңлату эшләре тиешле дәрәҗәдә алып барылырга тиеш, дип саный белгечләр.

Сергей Осипов гриппның куркыныч өзлегүләргә китерү ихтималын аңлатты
Султан Исхаков

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Грипп үзе бик үк куркыныч чир булмаса да, ул китерергә мөмкин өзлегүләр катлаулы. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов шул хакта белдерде.

“Грипп менингоэнцефалитка китерергә мөмкин. Нәтиҗәдә, кешенең инвалид калуы, фикерләү эшчәнлегенә зыян килүе ихтимал. Бу - үлем белән дә тәмамланырга мөмкин. Геморрагик пневмония 80 процент очракта үлемгә китерә. Респиратор дистресс-синдром нәтиҗәсендә исә кешенең биш көн эчендә гомере өзелергә мөмкин. Әгәр инде сезгә гриппка каршы прививканың әһәмиятен аңлатуда шушы дәлилләр дә җитми икән – баш тартыгыз”, - ди Сергей Осипов.

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина фикеренчә, ата-аналар белән җитди эш кирәк. “Узган елда, мәсәлән, ата-аналарга аңлату эшләре җитәрлек түгел иде, дигән мәгълүмат булды. Хәзер гриппка каршы вакцинация башлана. Белем бирү оешмалары аңлату эшләренә йөз тотарга тиеш. Балага гриппка каршы прививка ясату яки риза булмау буенча бланклар өләшү генә җитми”, - диде балалар омбусдмены.

  • Менингоэнцефалит – баш мие тышчасында ялкынсыну процессы. Геморрагик пневмония – үпкә тукымасы ялкынсыну. Респиратор дистресс-синдром – сулыш алу җиткелекле булмавы, үпкә шеше.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100