news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Николенко: “Татарстан - гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүдә новатор”

Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов генерал-лейтенант Сергей Николенко белән очрашты

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2009 елда РФ субъектлары арасында гражданнарны хәрби хезмәткә иң яхшы әзерләүчеләрне ачыклау максатыннан үткәрелгән бәйгегә нәтиҗә ясау буенча Үзәк конкурс комиссиясе рәисе, генерал-лейтенант Сергей Николенко белән очрашты.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Татарстанда гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү буенча база булдырылды һәм аның методикалары эшләнде. Кара диңгез һәм Төньяк флотлар белән элемтәләр җайга салынды, РОСТО (ДОСААФ) системасы саклап калынды. Республикада күрсәтер әйберләр бар һәм аларның барысы да конкурс комиссиясенә тәкъдим ителәчәк.
“Субъектның яңа җитәкчесе буларак шуңа ышандырам, без хәрби хезмәткә чакырылыш буенча Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан билгеләнгән линияне саклаячакбыз һәм көчәйтәчәкбез”, - дип белдерде республика башлыгы.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстанда гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакырылышны оештыру эшләре билгеле бер системага салынган. ТР хәрби комиссары Сергей Погодин һәм ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов бу эшне җиренә җиткереп башкара.
Казан Кремлендәге очрашудан соң Сергей Николенко журналистларга Татарстанның конкурста дүрт мәртәбә призлы урыннар яулавы, ә соңгы ике елда беренче урынга лаек булуы хакында белдерде.
“Татарстан гражданнарны хәрби хезмәктә әзерләү, Кораллы Көчләргә чакырылышны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләрендә новатор булып тора”, - дип ассызыклады ул.
Генерал-лейтенантның сүзләренә караганда, республика беренчеләрдән булып хәрби хезмәткә чакырылучыларны кәрәзле телефоннар, кирәк-яраклар салынган сумкалар белән тәэмин итү эшен җайга салды. Бу яңалык соңрак Россия Федерациясенең барлык субъектларына тарала башлады. Татарстанда югары һәм урта махсус уку йортларын тәмамлаучыларның 56 проценты хәрби хезмәткә чакырылса, Россиядә әлеге күрсәткеч нибары 17 процент тәшкил итә.
Равил Моратов гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә Татарстанда оештырылган призывка кадәрге әзерлек үзәкләре системасы хакында сөйләде. Бу республикада 2009 елда кертелгән хәрби хезмәткә чакырылучыларны әзерләүдәге бер яңалык. Әлеге үзәкләрдә тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләрне эшче һөнәрләргә һәм хәрби-исәп белгечлекләренә өйрәтәләр. Соңыннан биредә белем алган яшүсмерләнең бер өлеше армиягә, тагын бер өлеше халык хуҗалыгына машина йөртүче булып эшкә китә. Үзәкләрнең базасында шулай ук армиядә машина йөртүче булып хезмәт иткән егетләр “Д” һәм “Е” категорияләренә укый.
“Сергей Леонидовичка без Чистайдагы шундый үзәкләрнең берсен күрсәтәчәкбез”, - дип белдерде ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов. Аның сүзләренә караганда, хәрби-исәп белгечлекләрен үзләштергән егетләргә армиягә әзерлексез килүчеләргә караганда хезмәт итүе җиңелрәк. Узган ел республикада 5 меңгә якын егет хәрби-исәп белгечлекләрен үзләштерсә, быел аларның саны 10 меңгә җитәр дип көтелә.
Искәртеп узабыз, узган елның 7 маенда Казан Кремлендә 2008 елда РФ субъектлары арасында гражданнарны хәрби хезмәткә иң яхшы әзерләүчеләрне ачыклау максатыннан үткәрелгән бәйге нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы булды. Россия Федерациясе оборона министры боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасы конкурс нәтиҗәләре буенча РФ субъектлары арасында беренче урынны алды.
Төп оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы – РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы урынбасары генерал-полковник Василий Смирнов конкурста җиңү яулаган төбәк башлыгы Минтимер Шәймиевкә Россия Федерациясе оборона министрының күчмә вымпелын тапшырды.









autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100