news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Миронов ТРда президентлык институты турында: “Татарстан кагыйдәләрдән искәрмә булсын”

Мондый фикерне ул Казанда матбугат конференциясендә белдерде

 (Казан, 30 август, “Татар-информ”, Максим Кирилов). “Гадел Россия”/”Справедливая Россия” партиясе рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасында “Гадел Россия” фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов илдә президентлык институты мәсьәләсендә дәүләт башлыгы Владимир Путин белән килешә. С.Миронов сүзләренчә, Татарстан халкы, чыннан да, үз республикалары башлыгын ничек дип атарга икәнен үзләре сайларга хокуклы. Татарстан мисалында Президентлык постын саклап калу, республиканың гомуми казанышларына карап, кагыйдәләрдән искәрмә була ала.

Мондый фикерне ул Казанда матбугат конференциясендә белдерде.

“Бездә бер генә Президент булырга тиеш дигән караш белән килешәм мин, һәм ул - Россия Федерациясе Президенты. Аерымланып тормастан, Татарстан халкы, чыннан да, үз республикалары җитәкчесен ничек дип атарга икәнен үзе сайларга хокуклылыгында Владимир Путин белән килешәм. Татарстан Республикасына карата бу дөрес якын килү. Федерациянең калган субъектларының йөкләмәне инде үтәвен, ә Татарстан Республикасында әлегәчә Президент посты саклануын исәпкә алып, һәрвакыт кагыйдәне расларлык искәрмә булырга тиеш саныйм. Бер дигән Татарстан Республикасы менә шундый искәрмә булсын да”, - дип билгеләп үтте Сергей Миронов.

С.Миронов чираттагы тапкыр Казанга, партиянең төбәк бүлегенең сайлау алды кампаниясе барышы белән танышу өчен, килде.

Искәртеп үтәбез: Россия Федерациясе Президенты кичә “Селигер” яшьләр форумында катнашучылар белән очрашуы барышында Татарстан Республикасының беренче постын саклау яки атамасын алыштыру мәсьәләсендә үзенең фикер-карашын белгерткән иде. Аның фикеренчә, республикада президентлык институты язмышын халык үзе хәл итәргә тиеш. Кабул ителгән федераль законга ярашлы рәвештә, 2014 ел азагына Россиядә бер генә Президент калырга тиеш, федерация субъектларының андый атамалы башлыклары формулировкасы үзгәртелергә тиеш. Татарстан Республикасы хәзер Президент постын саклаган бердәнбер субъект булып калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100