news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Миронов татарстанлыларны Республика көне белән котлады

Россия сәяси эшлеклесе эш буенча Казанда

 (Казан, 30 август, “Татар-информ”). Казанга килгән “Гадел Россия”/”Справедливая Россия” партиясе рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасында “Гадел Россия” фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов Татарстанда гомер итүче барлык халыкны Республика көне белән тәбрик итте. “Сезнең матур һәм кунакчыл башкалагызга, киләсе килеп торган шәһәрегезгә, чираттагы тапкыр зур канәгатьлек белән килдем”, - диде танылган сәясәт эшлеклесе.

Искәртеп үтәбез: “Гадел Россия” партиясе рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасында “Гадел Россия” фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның кабул итү чарасында булды. Анда аңа “республика тасмасы”н – бүгенге бәйрәм символларының берсен тапшырдылар, һәм ул аны күкрәгенә кадап йөртте. С.Миронов бүген Бакый Урманче сверындагы сәнгать паркындагы чарада катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100