news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сергей Матвиенко Татарстан мөфтиенә Кәгъбәтулладагы кара таш кисәген бүләк итте

Кара ташның Х гасырда карматлар сектасы тарафыннан ватылуы билгеле

  (Казан, 10 февраль, "Татар-информ"). Кичә Татарстан мөфтиятенә танылган эшкуар, РФ ФҖның Федерация советы рәисе Валентина Матвиенконың улы Сергей Матвиенко килде. Очрашу вакытында ул мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга үзенчәлекле бүләк - Кара таш - “Хаҗәр әл-әсвад” бүләк итте.

“Әлеге ташның мөселманнар өчен кыйммәттен аңлап һәм зур ихтирамымны белдереп, Сезгә бүләк итәм, - диде ул. – Ул минем кулга 10 ел элек бик очраклы рәвештә килеп эләкте. Мин тарихи тикшерүләр белән шөгыльләнәм, шуңа күрә бу артекфактның бер коллекционерда саклануын белдем. Һәм аны борынгы халык инкларның метеорит коралына алыштырдым», - дип әлеге кыйммәтле ядкарь язмышы белән бәйле вакыйганы сурәтләде. Әлеге табыш аны ислам белән кызыксынуга да этәргән.
Мөфти эшкуарны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде һәм нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырды.

Бөтен дөнья күләмендә төрле кыйммәтле тарихи артефактлар җыючы һәм үзенчәлекле коллекциягә ия эшкуар кунак мөфти белән аралашканда, ислам фәннәре, ислам билгеләре, суфыйчылык белән кызыксынуын сөйләде. Аның фикеренчә, хәзерге фәнне аңлар өчен борынгы гыйлемне белергә кирәк. Сергей Матвиенко бүгенге заман фәненә ислам цивилизациясе зур йогынты ясаган дип саный.

Кара таш тарихына килгәндә исә, ул бик тә гыйбрәтле. 930 елда карматлар сектасының Мәккәне яулап алуы мәгълүм. Алар Кәгъбәтулланы талыйлар һәм Кара ташны Бәһрәенгә алып китәләр. 22 ел аны үзләрендә тоталар. Ислам тарихыннан күренгәнчә, алар хаҗ кылуны хорафат гамәл итеп санаганнар.

Мәккәгә Кара ташны ватылган килеш кире кайтаралар. Бүгенге көндә көмеш кыса ташны таралып китмәслек итеп тота. Шулай итеп, ул бербөтен булып саклана. Тарихчылар фикеренчә, ташның бөтен кисәкләре дә табылмаган, бер урынга җыелмаган. 

Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте белдерә.

Фотосурәт http://dumrt.ru/ сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot