news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Марков Татарстанны Сингапур белән чагыштырды

"Татарстанны христианнар һәм мөселманнар арасында багланышлар ягыннан үрнәк итеп китерәм", - диде.

Сергей Марков Татарстанны Сингапур белән чагыштырды
Владимир Васильев

(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан халык арасында традицион кыйммәтләр һәм икътисадның югары үсеше бергә үрелгән уникаль төбәк булып тора. Сәясәт белгече, РФ Үзәк сайлау комиссиясенең фәнни-эксперт советы әгъзасы Сергей Марков фикеренчә, Татарстан бу яктан Сингапурга охшаш. Бу хакта ул бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә әйтте.

Аның сүзләренчә, Россиядә югары үсешле икътисадлы һәм традицион кыйммәтләр көчле булган төбәкләр бар. "Ә Татарстанда икесе дә бар. Татарстанны Сингапур белән чагыштырып булыр иде, анда да шундый үрелеш бар", - диде Марков.

Ул Европа мәйданнарында эксперт буларак чыгыш ясаганын әйтте. "Татарстанны христианнар һәм мөселманнар арасында багланышлар ягыннан үрнәк итеп китерәм. Татарстан Европа өчен кискен проблемаларны хәл итүдә лидер булып тора", - диде.

Марков әйтүенчә, француз, немец, итальян, британнарны монда җибәреп, христианнар һәм мөселманнар арасында багланышларны ничек урнаштыруга өйрәтергә кирәк. Бу максаттан семинарлар уздырып булыр иде дип саный.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100