news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Максимов: “Халыкның бушлай медицина ярдәмен алу хокукы сакланырга тиеш”

Бүген Казанда медицина, фармация һәм наркотик матдәләр әйләнеше белән бәйле эшчәнлекләрне лицензияләүнең мөһим мәсьәләләре каралды

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Федераль сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү Хезмәтенең Татарстан буенча Территориаль бүлегендә Россиядә медицина, фармация һәм наркотик матдәләр әйләнеше белән бәйле эшчәнлекләрне лицензияләүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган семинар үтте. Җыелышта Федераль сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү Хезмәтенең лицензияләү һәм хокукый яктан тәэмин итү Идарәсе башлыгы Сергей Максимов, хезмәтнең Татарстан буенча территориаль бүлеге башлыгы Рөстәм Сафиуллин, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов чыгыш ясадылар. Очрашуда сәламәтлек саклау өлкәсе идарәчеләре, дәвалау учреждениеләренең баш табиблары, “Таттехмедфарм”җитәкчелеге, Федераль сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү Хезмәтенең Татарстан буенча Территориаль бүлеге белгечләре катнашты.
Федераль сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү Хезмәтенең лицензияләү һәм хокукый яктан тәэмин итү Идарәсе башлыгы Сергей Максимов республиканың идарә белгечләренә бүгенге көндә хөкүмәт дәрәҗәсендә сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә идарә итү системасын камилләштерү, лицензияләү эшен җайга сала торган норматив-хокукый актлар әзерләнәчәге турында хәбәр итте. Дарулар әйләнеше, биофармация продукциясе әйләнеше турындагы Законнар проектлары әнә шундыйлардан. Шулай ук Хөкүмәт медицина эшчәнлеге турындагы Законны кабул итү кирәклеген күтәрә. Федераль сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү Хезмәте, үз чиратында, Россия Федерациясендә сәламәтлек саклау Кодексын булдыру инициативасы белән чыга. Әлеге документлар халыкка медицина ярдәмен үтемле итү, дару препаратларының авырулар өчен куркынычсыз булуын тәэмин итү өчен шартлар тудырачак, дип саный Сергей Максимов.
Федераль хезмәт белгече медицина эшчәнлеген лицензияләүдә туа торган проблемаларга да кагылып үтте. Мәсәлән, медицина эшчәнлегенә лицензия алган оешмаларга лицензия срогын яңадан рәсмиләштерү юлы белән озынайту мөмкинлеген бирү мәсьәләсе. Закон лицензия алган оешмага аның срогын озынайтырга рөхсәт итә. Ә менә лицензия бирү үтенечен кире кагу сәбәпләре, кагыйдәләре ачыкланмый. Белгеч сүзләренчә, иң мөһиме - оешманың хатасыз эшләү. Андый эшчәнлеккә лицензияне Федераль хезмәт озынайта ала.
Сергей Максимов шулай ук халыкның бушлай медицина ярдәмен алу хокукын тәэмин итү мәсьәләсен дә күтәрде. Аның сүзләренә караганда, кеше күп вакытта аңа нинди медицина хезмәтләре бушлай күрсәтелергә тиешлеге турында белеп бетерми. Табиблар, моннан файдаланып, түләүле хезмәтләрне тәкъдим итә. Сәламәтлек саклау өлкәсе идарәчеләре бу мәсьәләне тиз арада хәл итәргә тиеш. Аның өчен һәр учреждениедә нинди медицина хезмәтләре бушлай күрсәтелүе турында кирәкле мәгълүмат урнаштыру мөһим, дип саный белгеч.
Сергей Максимов билгеләп үткәнчә, Татарстанда тагын бер җитди проблема хәл итүне көтә. Күп кенә дәвалау учреждениеләрендә медицинада кулланыла торган кислород җитештерә торган җиһазлар дәүләт органнарында теркәлмәгән. “Республика учреждениеләрендә шундый 21 җиһаз эшли. Теге яки бу хата килеп чыкса, җаваплылык кем өстендә булачак – билгесез. Димәк, бу – бик җитди, әһәмиятле мәсьәлә. Татарстан бу мәсьәләне беренче булып хәл итә алачагына шигем юк”, - диде Сергей Максимов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100