Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сергей Лавров Польша Тышкы эшләр министрының Освенцим турындагы сүзләрен "мыскыллау" дип атады
Россия Тышкы эшләр министрлыгы Схетынаны "тарихтан көлүне туктартырга" чакырып белдерү ясады
(Мәскәү, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Ольга Пушко). Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Польша тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Гжегожа Схетынаның, Освенцим концентрацион лагере иң беренче украиннар тарафыннан азат ителгән, дигән белдерүен мыскыллау дип атады.
"Мин хәтта моны шәрехли алмыйм. Освенцимны тоткыннарын Кызыл Армия азат иткән. Анда руслар да, украиннар да, чеченнар да, татарлар да, грузиннар да булган. Бу вәзгыятьтә нинди дә булса милләтчелек хисләрендә уйнарга омтылу - мысыллау һәм оятсызлык", - дип белдерде Лавров.
Кичә Схетына Польша радиосына биргән интервьюсында, 1945 елның 27 гыйнварында Освенцимга беренче булып нәкъ менә украин солдатлары кергән, диде.
"Бу, Беренче Украин фронты һәм украиннар иде, дию дөресрәктер. Чөнки нәкъ менә украиннар әлеге гыйнвар көнендә лагерь капкаларын ачып, тоткыннарны азат иткән", - диде министр.
Схетына белдерүе шунда ук Россия хакимияте тарафыннан ризасызлыклар тудырды.
БМОда Россиянең даими вәкиле Виталий Чуркин искәрткәнчә, Беренче Украин фронты составына Советлар Союзының 100дән артык этник төркеме кергән, шул исәптән руслар, украиннар, белоруслар, грузиннар, әрмәннәр, әзербайҗаннар, Үзәк Азия милләтләре вәкилләре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз