news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сергей Лавров 2016 ел йомгаклары буенча зур матбугат конференциясе үткәрә

Россия чит ил эшләре министрының журналистлар белән очрашуы интернетта рус, инглиз һәм француз телләрендә онлайн-трансляцияләнәчәк.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Чит ил эшләре министрлыгы башлыгы Сергей Лавров 17 гыйнварда Мәскәүдә 2016 елда Россия дипломатиясе эшчәнлеге йомгаклары буенча традицион зур матбугат конференциясе үткәрә. Бу хакта Россия дипломатиясе ведомствосы хәбәр итте, дип яза ТАСС.

Чит ил эшләре министрының Россия һәм чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуы министрлыкның матбугат үзәгендә 10.30 сәгатьтә була. Матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе министрлык сайтында рус, инглиз һәм француз телләрендә барачак, шулай ук социаль челтәрләрдә дә трансляцияләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot