news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Сергей Лаврентьев Казан халыкара мөселман киносы XI фестивале сайлап алу комиссиясен җитәкли

Быел комиссиягә 700 дән артык фильм карарга туры килә

 (Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Казан халыкара мөселман киносы XI фестиваленең сайлап алу комиссиясен кино белгече Сергей Лаврентьев җитәкләячәк. Ул Россиянең “Ника” кино сәнгате академиясе академигы, Россия оскар комитеты әгъзасы, Мәскәүнең телевидение һәм радио институтында белем бирүче һәм берничә халыкара кинофестивальнең программа директоры.

Сергей Лаврентьевтан тыш, комиссиядә режиссер һәм сценарийлар авторы Алексей Барыкин, ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров, шулай ук Гөлбәрә Толомушева, Вера Лангерова, Иван Форгач кебек кино белгечләре дә катнаша. Әлеге состав конкурска юлланган барлык фильмнарны карап, 50 кинокартинадан торган шорт-битне төзиячәк. Шулай ук конкурстан тыш программада катнаша торган фильмнар да барлана.

Фестивальгә киноленталарны кабул итү 1 июльдән тәмам, сайлап алу комиссиясе исә 20 июльдә үз эшен тәмамлый. Конкурс программасы август башында билге була.

Искәртеп узабыз: Казан XI  халыкара мөселман киносы фестивале 5-11 сентябрь көннәрендә уздырылачак. Быелгы конкурска дөньяның 52 иленнән 700 дән артык фильм юлланылган, диелә оештыручылар хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100