news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сергей Крайнов: “Дәүләт күп фатирлы торак йортлар белән идарә итүдә җаваплылыкны көчәйтә”

2015 нче елда идарәче компания җитәкчеләре һәм белгечләре укытылып, алар өчен сынау оештырылачак

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Күп фатирлы торак йортлар белән идарә итүче компанияләргә лицензия бирелә башлаячак. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында “Күп фатирлы йортлар белән идарә өлкәсендә законнарны камилләштерү турында. Идарәче ширкәтләрне лицензияләү мәсьәләләре” темасына узган матбугат конференциясендә сүз барды.

ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов ассызыклап узганча, еш кына халык тарафыннан тулай тораклар, күп фатирлы торак йортлар белән идарә итүче компанияләрнең квалификациясе түбән, эшчәнлеге начар, дигән зарлануларны ишетергә туры килә, шуңа күрә бу эшне камилләштерү юнәлешендә идарәче компанияләр эшчәнлеген лицензияләү карарына киленгән. “Төзелештә, сәнәгатьтә эшләүче компанияләрне лицензияләү инде гамәлдә. Йортлар белән идарә итү шулай ук югары технологияле тармакка әверелде, шуңа күрә торак белән идарәчеләргә дә шундый таләпләр куелачак”, - дип белдерде Рафис Борһанов.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов әйтүенчә, бүген торак-коммуналь хуҗалык системасына карата яңа таләпләр турында федераль дәрәҗәдә киңәшмә узган. “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп кору буенча яңа таләпләрне киләсе елның язына гамәлгә кертергә ниятлибез. Республика территориясендә комплекслы “юл карта”сын формалаштырачакбыз. Гомуми милек белән идарә итү, аннан файдалану белән бәйле карарларны кабул итү буенча вәкаләтләрнең һаман да күбрәк муниципаль дәрәҗәгә күчә баруын күрәбез. Идарәче ширкәтләрне лицензияләү мәсьәләсендә шактый күп таләпләр барлыкка килде. Хәзерге вакытта без аларга анализ ясыйбыз, Яңа елдан соң лицензияләү системасын ничегрәк гамәлгә кертү турында фикерләрне туплыйбыз”, - дип билгеләп узды А. Фролов.

Аның сүзләренә караганда, федераль дәрәҗәдә норматив-хокукый база июль аенда ук әзерләнгән, хәзер республика дәрәҗәсендә лицензияләү органын, лицензияләү комиссиясен расларга кирәк. Анда иҗтимагый оешмалар да керергә тиеш. Шулай ук бу механизмның чыгымнар мәсьәләсен чишү буенча да әлегә җавап юк, ди министрның беренче урныбасары. Чөнки, ни дисәң дә, белгечләрне система буенча укыту, аттестацияләү, лицензияләү органы эше, аның проблемалары өстәмә чыгымнар таләп итәчәк. “Безнең төп бурыч – бу механизмнарны формалаштырып, Яңа елга кадәр норматив базаны кабул итеп, Яңа елдан соң җитәкчеләрне укытуга керешү, аттестацияләү белән шөгыльләнү”, - дип белдерде Алексей Фролов. Ул ассызыклаганча, торак йортлар белән идарә мәсьәләләре дәүләт кулына күчеп, чын-чынлап үзаңлы милекчеләр формалаша алмаганлыктан, лицензияләүгә идарәче компанияләр генә каралачак, бу яңалык торак милекчеләре ширкәтләренә кагылмый. Идарә итү вәкаләтләрен дәүләт үз йорты эчендә, Дәүләт торак инспекциясе белән берлектә, контроль функциясен дә үз өстенә алган, анда мөстәкыйль идарә итәргә әзер булган милекчеләрдә генә калдырачак.

Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – ТР баш дәүләт торак инспекторы Сергей Крайнов билгеләп узганча, дәүләт торак күзәтчелеге лицензия алган идарәче оешмаларга мөнәсәбәттә гамәлгә ашырылмаячак. Торак инспекциясе бары тик лицензия контролен үткәрүгә генә хокуклы булачак. “Дәүләт күп фатирлы торак йортлар белән идарә итүдә җаваплылыкны көчәйтә. Шуңа күрә таләпләрдән тайпылган вазифаи затлар, юридик затлар штрафка тартылачак”, - диде ул.

Сергей Крайнов билгеләп узганча, РФ субъектларында лицензияләү комиссияләре булдырылырга тиеш. Аларның составының өчтән ике өлеше башкарма хакимият органнары, Дәүләт Советы, муниципаль берәмлекләр, коррупциягә каршы көрәш органнары вәкилләреннән торса, калганы – иҗтимагый оешма вәкилләре.

Лицензияләү ничегрәк тормышка ашырылачак соң? Бүгенге көндә торак фондын мониторинглау системасында 232 идарәче компания исәпләнә. Казан, Әлмәт, Яр Чаллы зоналарында квалификацион имтиханнар уздырылачак. Сынау тапшыру өчен Әлмәттә ике, Яр Чаллыда өч һәм Казанда җиде көн бүлеп биреләчәк. С. Крайнов сүзләреннән аңлашылганча, имтихан тапшыруга барлык идарәче компания директорлары гаризалар тапшырырга тиеш була. Барлыгы 200 сорау әзерләнә, әгәр дә дәгъва итүче 86 сорауга дөрес җавап бирсә, - имтихан тапшырылган дигән сүз. Имтиханнарны тапшыру графигы инде әзерләнгән. Якын арада Дәүләт торак күзәтчелеге органнары җитәкчеләре өчен дә имтихан узачак, ягъни Крайнов әфәнде әйтүенчә, аның үзен дә сынау көтә. “Имтиханны лицензияләү комиссиясе үткәрә. Аннан соң беркетмәсе Дәүләт торак күзәтчелеге органына тапшырыла. Анда лицензияләү комиссиясе карары нигезендә, квалификацион аттестат бланклары биреләчәк. Әлеге аттестатның гамәлдә булу вакыты – биш ел. Аттестатка ия булучылар, бу эшчәнлекне алып бару өчен, лицензия алуга гариза бирә ала. Лицензия алу өчен дәүләт пошлинасы – 30 мең сум”, - дип аңлатты Сергей Крайнов. Аның сүзләренә караганда, әгәр дә компания лицензия алмаса, 1 майга кадәр бер ай алдан, 1 апрельдә, Дәүләт торак күзәтчелеге органы күп фатирлы йорт милекчеләренең гомуми җыелышында милекчеләр идарәче компаниянең бүтән эшчәнлек алып барылмаячагы турында хәбәрдар ителә. Алар конкурс нигезендә я башка идарәче ширкәтне сайлаячак, я торак милекчеләре ширкәтен булдырачак – монысы алар ихтыярында.

Сергей Крайнов әйтүенчә, әгәр дә лицензиат, хилафлыклары булып ике кисәтү алса, ул, яшәүчеләре башка идарәче ширкәтне сайлаган очракта, хилафлык җибәргән йорт аның карамагыннан алыначак. Әгәр дә компания йортларның 15 проценты белән идарә итүдән мәхрүм ителсә, лицензиясеннән бөтенләйгә колак кагачак. Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында дисквалификацияләнгән затларның исемлеге төзелеп барачак.

Фотосурәт http://www.gossov.tatarstan.ru/ сайтыннан алынды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot