news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Кравцов: 2021 елда мәктәп имтиханнары вакытын күчерү планлаштырылмый

Узган уку елында коронавируска бәйле рәвештә Бердәм дәүләт имтиханы күчерелде, ә Төп дәүләт имтиханы уздырылмады.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы коронавирус аркасында Бердәм дәүләт имтиханын һәм Төп дәүләт имтиханын күчерүне әлегә планлаштырмый. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Әлегә бу вариант каралмый. Хәзер Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханы уздыру өчен Мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте белән бергә методик ярдәмлек әзерлибез. Ләкин, әлегә имтиханнар уздыру көннәрен күчерү турында фикер алышуга ихтыяҗ юк», — диде ул.

Расписание проекты буенча киләсе елда имтиханнар өч этапта узачак. Вакытыннан алда бирү этабы 22 марттан 16 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Төп этап — 24 майдан 1 июльгә кадәр булачак. 3-17 сентябрьдә имтиханнарны өстәмә рәвештә тапшырып булачак.

Төп дәүләт имтиханы тапшыру расписаниесе проекты түбәндәгечә: вакытыннан алда тапшыру 20 апрельдән 14 майга кадәр, төп этап 21 майдан 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк, өстәмә этап 3-22 сентябрьдә булачак.

Узган уку елында БДИ илдәге санитар-эпидемиологик вазгыяте аркасында күчерелде, ә Төп дәүләт имтиханы уздырылмады.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100