news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Когогин: Татарстан Президенты Юлламасында безнең тормышның барлык ягын да колачлады

2019 елда «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте үзенең 50 еллыгын билгеләп үтәчәк һәм предприятиедә ким дигән ике яңа производство ачылачак.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин Татарстан Президентының ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасы күпкырлы һәм республика тормышының барлык төп аспектларын да колачлый дип исәпли.

«Президент үз Юлламасында тормышыбызның барлык аспектларын билгеләп үтте. Бу бик тә куандыра. "КАМАЗ" өчен кадрлар нәкъ менә Татарстанда әзерләнә. Барлык төп заводлар да биредә урнашкан», - диде Когогин.

«Әлбәттә, без тотрыклы вазгыять урнашу, хезмәт базарын үстерү, икътисадка ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә карата зур кызыксыну белдерәбез. Әгәр кадрлар потенциалы, кешеләрнең эшләргә теләге һәм киләчәккә ышанычы юк икән, берни дә эшләп булмый. Безнең республикада боларның барысы да бар», - диде Татарстан автогиганты генераль директоры.

Сергей Когогин Россия төбәкләре һәм чит илләрдә эш буенча күп йөрүен билгеләп үтте. Аның фикеренчә, Татарстан инде бүген үк күп кенә территорияләрдән уңай якка аерылып тора.

«Безнең кешеләр үз республикаларын, үз шәһәрләрен ярата һәм без һәрвакытта да югары үрләр яуларга омтылабыз, кылган гамәлләребез бездә горурлык хисләре уята», - диде Когогин.

Ирешелгән уңышлар һәм казанышларга да карамастан, әле алда башкарасы бик күп эшләр тора, «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте бу хәрәкәттә үрнәк булырга әзер, дип искәртте автоконцерн генераль директоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100