news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сергей Когогин КАМАЗның узган елгы эш нәтиҗәләре буенча хисап тотты

2019 елда КАМАЗ позицияләрен ныгытты, үз өлешен 44,2 процентка кадәр арттырды, дип сөйләде компания директоры Татарстан Президенты белән очрашуда.

Сергей Когогин КАМАЗның узган елгы эш нәтиҗәләре буенча хисап тотты
Рамиль Гали

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Компания җитәкчесе 2019 елда предприятие эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турында сөйләде», диелә хәбәрдә.

Узган елда авыр йөк машиналары базары кимүгә карамастан, КАМАЗ позицияләрен ныгытты, үз өлешен 44,2 процентка (2018 елда 40 процент) кадәр арттырды, дип хәбәр итте Сергей Когогин. Аның мәгълүматлары буенча, «КАМАЗ» йөк машиналары экспорты 5 мең берәмлектән артык тәшкил иткән.

Компания директоры сүзләренчә, 2020 елда КАМАЗ 35 709 автомобиль сатарга тиеш, шулардан 29 мең берәмлеге Россия базарына, 6 709 чит илгә чыгарылачак. Производствоны үстерүгә 14,1 млрд сумлык инвестицияләр каралган.

«Быел К5нче буын автомобильләрен базарга чыгару бурычы куелды. Алар техник бәяләмә һәм куллану үзлекләре буенча дөнья дәрәҗәсенә туры килә», — диде Сергей Когогин.

news_right_1
news_right_2
news_bot