news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Когогин “АвтоВАЗ” Директорлар советына керә

20 ноябрьдә “АвтоВАЗ”да акционерларының чираттан тыш утырышы була

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). 20 ноябрьдә “АвтоВАЗ”да акционерларның чираттан тыш утырышы була, анда Директорлар советы составы үзгәрүе буенча фикер алышачаклар.
"Автостат" хәбәр итүенчә, август ахырында предприятиедән киткән “АвтоВАЗ”ның элеккеге президенты Борис Алешин урынына “КАМАЗ” ААҖнең президенты Сергей Когогин кандидатурасы тәкъдим ителәчәк.
Заводның Директорлар советында башка үзгәрешләр планлаштырылмаган. Хәзер аның составында “Renault”, "Тройки Диалог" һәм "Ростехнологияләр" кебек зур акционерлардан 3 әр вәкил, шулай ук профсоюз рәисе Николай Карагин, Самара өлкәсе губернаторы Владимир Артяков бар. “АвтоВАЗ”ның хәзерге президенты Игорь Комаров Директорлар советына эләкмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100