Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сергей Кириенко Владимир Бусыгинны бүләкләде
Сергей Кириенко Владимир Бусыгинны бүләкләде
(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”). 18 апрель көнне Түбән Новгородта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Сергей Кириенко “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгинга “Россия Федерациясенең атказанган химигы” күкрәк билгесен тапшырды.
Әлеге мактаулы исем Владимир Бусыгинга РФ Президенты Указы нигезендә, химия сәнәгате өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бирелгән. Бүләк тапшыру тантанасында Сергей Кириенко билгеләп үткәнчә, бу югары бүләк Россия дәүләтенең бөтенлеген һәм куәтен ныгытуга юнәлтелгән фидакарь хезмәтен бәяләү дигән сүз.
Владимир Бусыгин “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры вазифасына 1999 елда, предприятие өчен авыр вакытларда билгеләнде. Шәхси һәм заем акчалары нигезендә яхшы уйланылган киң күләмле инвестиция программасы ярдәмендә акционерлык җәмгыяте аның җитәкчелегендә кыска вакыт эчендә чыгарылган продукциянең ассортименты һәм сыйфаты буенча тиңдәшләре булмаган предприятиегә әйләнде, дип хәбәр итә “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз