news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сергей Кириенко һәм Рөстәм Миңнеханов Борынгы Болгарда булдылар

Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Болгар ислам академиясе һәм Болгар дәүләт музей-тыюлыгы объектлары белән танышты.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко Татарстанга эш сәфәре кысаларында Болгар ислам академиясендә булды һәм Болгар дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгы объектлары белән танышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сергей Кириенконы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Болгар ислам академиясе ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин озата йөрделәр.

Болгар ислам академиясендә Сергей Кириенкога белем бирү процессы, чит ил мөселман вузлары белән хезмәттәшлек, гарәп илләреннән мөгаллимнәрне җәлеп итү турында сөйләделәр.

Сергей Кириенко уку кабинетларын карады, укытучылар һәм студентлар белән аралашты, укыту процессында кулланыла торган мультимедиа системасы белән танышты. Шулай ук ул конференц-зал, музей, китапханә, архив бүлеген, намаз бүлмәләрен, торак бүлмәләрне карады.

Шуннан Сергей Кириенко һәм Татарстан Президенты 922 елда Идел Болгарында ислам кабул итүгә багышланган Истәлекле знакны һәм иң зур бастырылган Корьәнне карадылар. РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары шулай ук Болгар цивилизациясе музеенда һәм Җәмигъ мәчетендә булды.  

news_right_1
news_right_2
news_bot