news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Кириенко: Болгар ислам академиясендә уку, яшәү өчен яхшы база булдырылган

Болгар ислам академиясендә Попечительләр советы утырышы уза.

Сергей Кириенко: Болгар ислам академиясендә уку, яшәү өчен яхшы база булдырылган
Владимир Васильев

(Болгар, 8 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Болгар ислам академиясе Попечительләр советының беренче утырышы уза. РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары, Попечительләр советы рәисе Сергей Кириенко ислам академиясендә уку, яшәү өчен яхшы база булдырылганын билгеләп узды.

«Эшне Болгар академиясенә бөтен илдән абитуриентлар килерлек итеп төзергә теләдек. Укып бетереп, үз төбәкләренә дөрес традицияләр белән кайтсыннар дидек. Моны оештыру өчен күмәк зур хезмәт кирәк булачак. Безгә белем сыйфаты конкурентлыкка сәләтле булуы кирәк. Чыгарылыш белгечләренә шартлар тудыру мөһим», — диде Кириенко сәламләү чыгышында.

Ул бүген академиянең үсеш стратегиясе турында фикер алышу булачагын әйтте.

Утырышта катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Төп доклад белән Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов чыгыш ясый.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100