news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сергей Калинин “Бердәмлек” тимер юл пассажир компаниясе башлыгы итеп билгеләнде

Сергей Калинин – Горький тимер юлының пассажирлар ташу буенча башлыгы урынбасары

(Казан, 26 октябрь, “Татар–информ”). Сергей Калинин “Бердәмлек” шәһәр яны пассажир тимер юл компаниясе Директорлар советы рәисе итеп билгеләнде, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Бүген “Казан” тимер юл вокзалының рәсми делегацияләр залында “Бердәмлек” ААҖ Директорлар советының беренче утырышы узды. Утырышта Горький тимер юлының пассажирлар ташу буенча башлыгы урынбасары Сергей Калинин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Галиәхмәтов һәм башкалар катнашты.
“Бердәмлек” ААҖ Директорлар советы рәисен сайлау көн тәртибендә торган төп мәсьәлә булды. Әлеге вазифага бертавыштан Горький тимер юлының пассажирлар ташу буенча башлыгы урынбасары Сергей Калинин билгеләнде.
Директорлар советы шулай ук кыйммәтле кәгазьләр чыгару буенча карарларны раслау, җәмгыять акционерларының чираттан тыш гомуми җыелышын үткәрү белән бәйле һәм башка мәсьәләләрне карады.

news_right_1
news_right_2
news_bot