Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сергей Иванов ТР Туризм буенча дәүләт комитетының 2015 нче елга каралган бурычларын билгеләде
Комитет рәисе туризм тармагында күптөрлелекне үстерүгә игътибар юнәлтергә киңәш итте
(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Туризм буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында әлеге ведомство рәисе Сергей Иванов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка 2016 нчы елны туризм елы итеп игълан итү мөмкинлеген карауны сорады. 2014 нче елгы эшчәнлеккә йомгак ясау һәм агымдагы 2015 нче елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Олег Сафонов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм башкалар катнашты.
Сергей Иванов узган 2014 нче елның Россия туриндустриясе өчен шактый катлаулы ел булганын искәртеп үтте. Россиянең берничә туроператоры финанс проблемалары аркасында үз эшчәнлеген туктатты.
“2014 нче ел азагында башланган кризис, һичшиксез, тышкы туризмга тискәре йогынты ясады. Әмма бүгенге вәзгыятьнең уңай яклары да юк түгел. Алар эчке туризм базарына кагыла. Чит илгә сәяхәтләргә юллама бәяләре артуын күздә тотып, быел Россия эчендә туристлар ташкынының сизелерлек артуы көтелә. 2015 нче елда килеп туган вәзгыятьтән файдаланып, республикабызда туризм тармагы үсешендә яңа дәрәҗәгә чыгу өчен мөһим бурычларны хәл итәргә тиешбез”, - дип ассызыклады Сергей Иванов.
Беренче бурыч – гамәлдәге туристлык инфраструктурасын нәтиҗәле куллану. “Соңгы берничә елда Татарстанда яңа транспорт, спорт, кунакханә инфраструктурасын булдыру буенча күләмле эш башкарылган. Әмма бу юнәлештә үсеш темплары соңгы вакытта туристлар ташкыны үсешеннән күпкә алга китте. Бөтендөнья җәйге Универсиада уздырылганнан соң, республика отельләренең уртача тулылыгы 2013 нче елдагы 60 проценттан 2014 нче елда 47 процентка кадәр кимегән. Шул рәвешле, бүгенге көндә республиканың гамәлдәге инфраструктурасы туристларны, бүгенгегә караганда, ике мәртәбә күбрәк кабул итәргә сәләтле”, - дип белдерде Сергей Иванов. Ул бу проблеманың хәл ителешен Россия һәм халыкара базарларда туристлык мөмкинлекләрен таныту буенча эшне көчәйтүдә һәм республикада ихтыяҗ булган вакыйгаи чараларны үткәрүдә күрә.
Комитет рәисе билгеләп узганча, икенче бурыч туристик-рекреация кластерлары үсеше заруриятеннән гыйбарәт. “Хәзерге вакытта Татарстан Идел һәм Чулман елгалары акваториясендә уникаль байлыкларга ия, әмма бүгенге көндә алар туризм өлкәсе өчен кулланылмый”, - дип белдерде ул. Сергей Иванов узган елда беренче тапкыр Югары Ослан, Спас, Балык Бистәсе, Кама Тамагы муниципаль районнарында туристик-рекреация кластерларын булдыру буенча инвестицион проектлар эшләнгәнен әйтте.
“Туризм өлкәсендә инвесторлар өчен төгәл тәкъдимнәребез барлыкка килде. Быел Туризм буенча дәүләт комитеты, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы белән берлектә, әлеге инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өчен потенциаль инвесторларны эзләү буенча эш башлады. Шуны билгеләп узарга кирәк: бу проектлар, ТРның 2030 нчы елга кадәр социаль-икътисади үсеше стратегиясе нигезендә, Идел-Чулман метрополисы үсеше кысаларында гамәлгә ашырылачак.
Сергей Иванов Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты һәм 2018 нче елда футбол буенча ДЧ кебек киңкүләм вакыйгаларына да спорт чарасы кебек кенә түгел, ә туристларны җәлеп итү, кунак итү чарасы итеп карарга өндәде.
Алдагы бурыч – туризм тармагын заманча IT-технологияләрне кулланып үстерүне дәвам иттерү. “Бу бурычның хәл ителешен без ТРның туристлык мөмкинлекләренең Интернет челтәрендә урын алуында, туристлар өчен заманча цифрлы сервислар булдыруда, күрсәтү объектларын алдынгы цифрлы җиһазлар белән тәэмин итүдә күрәбез”, - дип белдерде комитет рәисе.
Сергей Иванов ассызыклаганча, татарларның милли-мәдәни җәмгыятьләре һәм татар диаспоралары белән дә эшләргә кирәк. Комитет рәисе билгеләп узганча, быел Татарстаннан читтә яшәүче ватандашлар өчен, аларның бүгенге Татарстан белән танышуын кайгыртып, махсус турпрограмма эшләнәчәк.
Сергей Иванов хәбәр итүенчә, 2014 нче елда һәр районның туризмның билгеле бер төре буенча махсуслашуы буенча 17 муниципаль районда эш тәмамланган. Алар барысы да туризм үсеше буенча муниципаль программаларны кабул иткән. Тик хәзерге вакытта Татарстанның барлык районнарында диярлек башкарма комитетларның штат расписаниеләрендә туризм тармагы үсеше буенча белгечләр юк. Моңа бәйле рәвештә, комитет рәисе С. Иванов Рөстәм Миңнехановка, урыннарда туризм үсеше буенча профильле белгечләр эшен оештыруда муниципаль районнарга ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте.
Җиденче бурыч – туризмның яңа өстенлекле төрләрен үстерү. “Хәзерге вакытта без кунакларга еш кына бертөрле генә мәдәни-белем бирү туризмы продуктын тәкъдим итәбез. Бүген безгә туризмның яңа перспективалы төрләрен үстерү кирәк”, - дип, ул дәвалау-тернәкләндерү, белем бирү, авыл туризмнары үсешенә игътибарны юнәлтергә кирәклеген ассызыклады. “Массакүләм урбанизация чорында авыл җирлеге көнкүреше белән танышырга теләүчеләр саны ел саен арта бара. Бу мәсьәләнең хәл ителешен без ТРда авыл туризмы кластерларын булдыруда күрәбез. Мондый кластерның сынау проектын Биектау муниципаль районында булдырырга ниятлибез”, - дип билгеләп узды Сергей Иванов.
Чыгышының азагында комитет рәисе, туризмның барлык төрләрен үстерүдә ведомствоара хезмәттәшлеккә ирешү нисбәтеннән, Рөстәм Миңнехановка ТР Президенты рәислегендә туризм үсеше буенча координацион совет булдыру үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз