news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сергей Иванов “Татар авылы” этнографик музее янында юлны җайга салу буенча эш баруын әйтте

Яшел Үзән районында ачык һавада урнашкан “Татар авылы” этнографик музее эшләп килә.

Сергей Иванов “Татар авылы” этнографик музее янында юлны җайга салу буенча эш баруын әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты “Татар авылы” ачык һавадагы этнографик музей тирәсендәге юллар һәм машина кую урыны булдыру мәсьәләсе буенча эш алып бара. Әмма әлегә техник чишелеш табылмаган. Бу хакта Комитет рәисе Сергей Иванов журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.

“Бу музей – уникаль проект. Шушы көннәрдә аның территориясендә “Зөләйха күзләрен ача” сериалының кайбер кадрлары төшерелде. Без музей җитәкчелеге белән элемтәдә торабыз - бу проектка ярдәм итергә тырышабыз. Шул исәптән, мәгълүмати яктан да”, - диде Сергей Иванов.

“Машина кую урыннары һәм юллар мәсьәләсендә хәл итәсе проблемалар бар. Лаеш районында "Бер юл – өч халык" этник маршруты буенча юллар һәм машина кую урыннары буенча Президент катнашында проблема хәл ителде. Бу очракта да хәл итәрбез”, - диде Комитет рәисе.

  • Яшел Үзән районында ачык һавада урнашкан “Татар авылы” этнографик музее эшләп килә. Музейны оештыручы һәм директоры – Дамир Камалетдинов.
  • Сергей Ивановның матбугат вәкилләре белән очрашуы Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты төзелүгә 5 еллыкка багышланган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot