Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сергей Иванов “Свияжск” туристик-рекреация кластерын булдыруны тәкъдим итә
Изге Болгар шәһәренә былтыр 285 мең кеше оешкан төстә барган
(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2014 нче елда Свияжск утрау-шәһәренә оешкан төстә туристлар агымы, 2013 нче ел белән чагыштырганда, 68 процентка артып, 182 меңнән артып киткән. Изге Болгар шәһәренә исә былтыр 285 мең кеше барган. Бу, алдагы елга караганда, 48 процентка күбрәк. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Туризм буенча дәүләт комитетының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган йомгаклау коллегиясе утырышында ведомство башлыгы Сергей Иванов җиткерде.
Комитет рәисе шәрехләп үткәнчә, Болгарга туристлар агымының үсешенә борынгы шәһәрнең ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас һәйкәлләре исемлегенә кертелүе зур йогынты ясады.
“Күрсәтү, тукландыру, урнаштыру объектларының яңаларын үз эченә алган “Свияжск” туристик-рекреация кластеры утрауга күп палубалы суднолар килүен тәэмин итәчәк. Әлеге проектны гамәлгә ашыру Свияжскида елына 100 меңгә күбрәк турист кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк”, - дип белдерде С. Иванов.
Сергей Иванов хәбәр иткәнчә, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, 2014 нче елда туристлар өчен Казан – Свияжск утрау-шәһәре – Казан, Казан – борынгы Болгар – Казан маршрутлары буенча автобуслар хәрәкәте ачылган. Узган ел азагыннан әлеге маршрутлар буенча 800 дән артык пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Бу рейсларның тулылыгы хәзерге вакытта 50 процент тәшкил итә.
Комитет рәисе сүзләренә караганда, 2014 нче елда Татарстан беренче тапкыр РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган балалар туризмы үсеше буенча федераль маршрутлар исемлегенә кертелгән. Федераль ярдәм нигезендә Россиянең 53 төбәгеннән 900 дән күбрәк бала республикага килгән, ә Татарстаннан 500 дән күбрәк бала Россия буенча мәдәни-танып белү туризмы маршрутлары буенча сәяхәт кылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз