Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сергей Иванов: Кукмара киемнәрен кигәч, мин 25 градус салкында бөтенләй туңмыйм
Бүген Кукмарада итек фестивале узды.
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Кукмарада узган итек фестивалендә Кукмара киемнәрен һәм итекләрен мактады.
«Бүген бигрәк матур көн! Кояш һәм 25 градус салкын, ә безгә җылы, чөнки Кукмарада бәйрәм. Кукмарада тегелгән костюм һәм Кукмарада басылган итекләр кигәч, мин бөтенләй туңмыйм. Барыгызга да шуларны кияргә тәкъдим итәм», — диде Сергей Иванов.
Бүген Кукмара үзәгендәге мәйданда «Итек фест» дип аталган итек фестивале узды. Биредә җырлы-биюле бәйрәм, төрле район командалары арасында ярышлар, итек, кул эшләнмәләре, Кукмарада эшләнгән савыт-саба, сувенирлар ярминкәсе оештырылды. Фестивальдә Сергей Иванов та катнашты.
«Бу алтынчы мәртәбә уздырыла торган бәйрәм. Кукмара районы үзенең продукциясе белән Татарстаннан еракта танылган. Итек фестивале Кукмараны тагын да киңрәк таныта. Киләчәктә Кукмара халкы, мәдәнияте, һөнәрләре белән танышу өчен бирегә 40-50 мең кеше килүен телим», — диде Сергей Иванов.
Көн салкын булуына карамастан, мәйданга халык күп җыелган иде. Кызыксынучылар фестивальгә төрле районнарда автобуслар белән килгән. Мәсәлән, бер кунак бәйрәмне күрү, Кукмара кибетләрендә йөрү өчен 2300 сум түләп Чаллы шәһәреннән килүен әйтте. Аның белән бергә Чаллыдан кырыклап кеше килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз