news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Иванов дөнья татарлары өчен эшләнгән турпакетларга ихтыяҗ булмау сәбәбен ачыклады

Татарстанның туристлык буенча дәүләт комитетының Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә эшләнгән турпакетлары кулланучыга килеп җитмәгән.

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның туристлык буенча дәүләт комитетының Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә эшләнгән турпакетлары потенциаль кулланучыга килеп җитмәгән. Бу хакта бүген Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды программасында урын алган дискуссия мәйданчыкларының берсендә – “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек” дип аталган утырышта мәгълүм булды.

Утырышта катнашкан Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ни өчен бу турпакетларның кызыксыну тудырмавын ачыкларга, проблеманы уртага салып сөйләшергә теләп, делегатларга мөрәҗәгать итте.

“Әлеге турпакетларга Казан, Болгар, Зөя, Алабуга, авылларга чыгу кертелгән иде. Без моны туристлык компаниясе белән бергә эшләдек. Ни кызганыч, бу турпакетлар буенча бер генә кызыксынучы да булмады, – диде аптырап Сергей Иванов. – Миңа аңларга ярдәм итегез әле – ни өчен шулай һәм безнең тәкъдимнәр белән кызыксыну өчен нинди этәргеч булырга тиеш?”

Эшмәкәрләр үз транспорты белән килүчеләр өчен кемпинглар булдыру тәкъдимен әйттеләр – туристлык комитеты җитәкчесе бу проблема буенча эш башлануын хәбәр итте. Кайберәүләр Казанга туры транспорт булмаудан зарланды. Әмма Сергей Иванов әйтүенчә, транспорт проблемасы булмаган төбәкләрдә дә ихтыяҗ булмаган.

Канададан килгән делегат татарларга гына йөз тотмыйча, әлеге турпакетларны киңрәк массаларга юнәлтү кирәклегенә басым ясады һәм төрле илләрдәге потенциаль туристларга Татарстан Мәдәнияте көннәре аша үтеп керү мөмкинлеген ассызыклады.

Съезд делегатлары туристларны Татарстан белән кызыксындыру өчен татар бренды булдыру темасын да күтәреп чыктылар. Алар “Ак Барс”, “Рубин” кебек командаларны мисалга китерде.

Шулай да делегатларның күбесе таныган проблема – мәгълүматның килеп җитмәве, тыгыз контактлар булмау. “Безгә бу мәгълүмат килеп ирешмәде”, – диде Азәрбәйҗаннан килгән делегат ханым. Ул турпакетлар турында мәгълүматны җиткерү өчен аерым портал булдырырга тәкъдим итте. “Татарларның үз тамырларын табу, өйрәнү өчен Казанга килү белән кызыксындырырга мөмкин”, – диде ул.

“Коммуникацияләр белән бик зур проблема икән, – диде Сергей Иванов утырыштан соң “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Миндәге хәбәрләргә караганда, мәгълүмат таратылган һәм ияләренә җиткерелгән булырга тиеш иде. Чынлыкта алай булып чыкмады. Бу – бер проблема. Икенчедән, миңа монда килеп нәсел тамырларын табу мөмкинлеген булдыру идеясе ошады. Бу этәргеч булырга мөмкин”.

“Миңа бөтен идея дә кызыклы. Язсыннар – Дәүләт комитетына, социаль челтәрләрдәге битемә... Минем белән элемтәнең бөтен төре аша хәбәрләшергә мөмкин", – диде Туристлык буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе.

Сергей Иванов Съезд делегатлары алдында чыгыш ясар алдыннан үзенең татарча өйрәнүе турында хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100