news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Иванов: Чемпионат – Казанга туристлар агылу өчен тагын бер сәбәп булачак

2010 елда Татарстанга – 1 млн 400 мең, 2017 елда 3 млн 100 мең турист килгән.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белдергәнчә, Футбол буенча дөнья чемпионаты – Татарстанга туристлар күпләп агылуга бер стимул булачак. Бу хакта ул бүген Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында әйтте.

“Татарстан Республикасы рәсми туристлык брендына ия. Без туристларны, кунакларны Татарстанның күренекле урыннарын карау өчен генә түгел, безнең ризыкларыбызны татып карау һәм республиканың архитектурасы, мәдәнияте, табигатеннән канәгатьләнү хисләре алып китү өчен чакырабыз.

Казан - берьяктан бик борынгы һәм заманча шәһәр. Әлеге тиңдәшлек аның уникальлеген билгели һәм туристлар да бу үзенчәлекне таный. Казан – Россиядә, Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән бергә, иң популяр туристлык маршруты өчлегенә керә”, - диде Иванов.

Комитет рәисе, соңгы еллардагы туристлар агымы динамикасы буенча да саннар китерде.

2017 елда Татарстанда 3 млн 100 мең турист булырга өлгергән. Казанда узган дөньяның зур чаралары – Универсиада, Конфедерацияләр Кубогы, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты туристлар агымын арттыруга китерде. Чагыштыру өчен, 2010 елда Татарстанда нибары 1 млн 400 мең турист булган.

Безнең төп үзенчәлегебез һәм байлыгыбыз ул – күп гасырлар дәвамында, ике дин – ислам һәм православие динен тотучы халыкның дустанә мөнәсәбәттә яшәве”, - диде комитет рәисе.

Сергей Иванов сүзләренчә, Чемпионаттан соң Татарстанга туристлар күпләп агылачак.

“Футбол буенча дөнья чемпионаты Татарстанга туристлар агылу өчен трамплин һәм тагын бер сәбәп булачак”, - диде Туризм буенча комитет рәисе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100