Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сергей Иванов: Бер ел эчендә Татарстанда глэмпинглар саны ике тапкырга артачак
Хәзер Татарстанда 14 глэмпинг эшли.
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). 2022 елда Татарстанда 15 яңа глэмпинг төзү планлаштырыла, шулай итеп аларның саны ике тапкырга артачак.
Бу хакта ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләгән.
Аның сүзләренчә, яңа объектлар Татарстанның төрле районнарында барлыкка киләчәк. «Алар әлбәттә сулыкларга якынрак булачак. Әмма бу Казан гына түгел, ә Татарстан Республикасының төрле районнары», — диде ул.
Ул китергән мәгълүматлар буенча, хәзер Татарстанда мондый 14 объект эшли. Аларның бер өлеше грант программаларына, ә калган өлеше эшмәкәрләрнең шәхси акчасына төзелгән.
«Барысы да эшмәкәрнең үзеннән тора. Әгәр аның акчасы җитәрлек, сроклары бар икән, ул моның барысын да үзе ача. <…> Бәяләре бик төрле (глэмпинглар төзелеше). 15 миллионга бар, 10 миллионга да бар. Аермасы зур», — дип комитет башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз