news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сергей Гыймаевны соңгы юлга озату 21 мартка билгеләнгән

Танылган совет хоккейчысы кичә 63 нче яшендә вафат булды.

(Казан, 19 март, "Татар-информ"). Танылган совет хоккейчысы, Россиянең атказанган тренеры, СССРның халыкара класслы спорт остасы, спорт комментаторы Сергей Наил улы Гыймаевны соңгы юлга озату чарасы 21 мартка билгеләнгән. Бу хакта "Матч ТВ" телеканалы матбугат хезмәте җиткерә.

Хушлашу чарасы ЦСКА спорт боз сараенда үткәрелә. 

Сергей Гыймаев кичә Тулада ветераннар арасында хоккей матчы вакытында вафат булды. Уен вакытында аның хәле начарлана, табиблар гомерен коткарып кала алмый. Беренчел фаразлар буенча, аның үлеменә тромб өзелү сәбәпче булган.

1 гыйнварда аңа 62 яшь тулган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot