Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сергей Димитриев: Кайбер юлларда асфальт ярты гасыр элек салынган
Кукмара бшлыгы әйтүенчә, төбәк һәм авылларга килүче 600 км дан артык юлның 154 км норматив таләпләргә туры килми.
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев ТР муниципаль берәмлекләр советы съезды утырышында юллар торышы мәсьәләсен күтәрде.
«Иң күп чыгымнарны юллар торышы таләп итә. Төбәк һәм авылларга килүче 600 км дан артык юлның 154 км норматив таләпләргә туры килми. Кайбер юллардагы асфальт ярты гасыр элек салынган», — диде.
Сергей Димитриев «Чиста су» белән тәэмин итү проблемасына да тукталды. «17 авылда су белән тәэмин итү системасына реконструкция таләп ителә. „Җирлекләрнең заманча йөзе“ ведомство проектында яки „Чиста су“ программасында катнашырга мөмкинлек булса дип, 11 җирлек 257 млн 100 мең сумлык проектлар әзерләде», — диде Кукмара башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз