news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Димитриев: Итек фестивале яшьләрдә Кукмараның борынгы кәсебенә кызыксыну уята

Бүген Кукмарада алтынчы ел рәттән итек фестивале уза.

Сергей Димитриев: Итек фестивале яшьләрдә Кукмараның борынгы кәсебенә кызыксыну уята
Рифат Каюмов фотолары

(Кукмара, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев итек фестиваленең яшьләрдә Кукмараның борынгы кәсебенә кызыксыну уятуын әйтте.

Бүген Кукмара үзәгендәге мәйданда «Итек фест» дип аталган итек фестивале уза. Биредә җырлы-биюле бәйрәм, итек, кул эшләнмәләре, Кукмарада эшләнгән савыт-саба, сувенирлар ярминкәсе оештырылган. Җирле халык үзе кулдан бәйләгән оекбашлар, җитештергән бал, сөт продукциясен дә сатуга куйган. Һәр хуҗалыкка үз продукциясен күрсәтергә, сатарга мөмкинлек бирелгән.

«Кукмарада алтынчы ел рәттән итек фестивале уза. Аны без халкыбызның борынгыдан килгән кәсебен саклау, үстерү һәм популярлаштыру максатыннан башлап җибәргән идек. Итек басу эшенә яшьләрдә кызыксыну уяту өчен фестивальне уңышлы чара дип саныйм. Кукмара дигәч, иң беренче күз алдына итек килә. Гербта да итек сурәтләнгән», — диде Сергей Димитриев.

Быел утызлап, иллеләп кешеле группалар автобуслар белән төрле районнардан килгән. Фестивальнең үсүенә район башлыгы сөенечен белдерде. Урамда егерме биш градус салкын булуына карамастан, мәйдан халык белән тулган.

«Кукмарада бик булдыклы, тырыш һәм һөнәрле халык яши. Монда итектән башка, кием-салым да, металл савыт-саба да, авыл хуҗалыгы продукциясе дә җитештерелә. Итек дигәннән, аны фабрикада гына түгел, һәр авылда диярлек басалар. Төп акча чыганагы итек басу кәсебе булган гаиләләр бездә бик күп», — диде Сергей Димитриев.

Район башлыгы сүзләренчә, ел салкын килгәндә итеккә ихтыяҗ зур була, сату яхшы бара.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100